Экологлар һәм балалар «Автомобильсез көн» акциясе турында искә төшерделәр

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Ык  буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Азнакай шәһәре укучылары белән берлектә, шәһәрләрне бер көнгә генә булса да тавыштан һәм газдан азат итү өчен, акциягә кушылуларын сорап, автомобиль хуҗаларына листовкалар тараттылар.

Ә Тәтеш районында Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары балалар өчен экологик дәрес үткәрделәр, анда автомобильсез көннең мөһимлеге турында сөйләделәр. «Автомобильләрдән  тәүлегенә уртача 5-6 килограммга кадәр пычраткыч матдәләр ташлана. Шуңа күрә бу көнне якынча 10 машина хуҗасы үзләренең «тимер атларыннан» баш тартса, пычрануны 50 мең тоннага кадәр киметергә мөмкин. Һава сыйфаты беренче чиратта үзебездән тора», - дип аңлатты Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинова.

Ә балалар экологлар өчен автомобильсез көнгә багышланган шигырьләрне өйрәнделәр,  нәниләрнең шигырь сөйләүләрен видеорепортажны караганнан соң күрерсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International