Экологлар Идел суының төсе үзгәрү сәбәпләрен ачыклый

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре лаборатория белгечләре белән берлектә Югары Ослан районы халыкыннан килгән шикаять буенча тиз арада урынга чыкты. Социаль челтәрләрдә борчулы татарстанлылар  Идел елгасының төсе үзгәрүе турында хәбәр иткән.

Экологлар, гидрохимик һәм гидробиологик күрсәткечләр буенча тикшерүләр үткәрү өчен, өслек сулары һәм су төбе катламнарыннан пробалар алды. Анализ нәтиҗәләре  5-7 көн эчендә билгеле булачак.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары әйтүенчә, сулыктагы суның төсе үзгәрү сәбәбе зәңгәр-яшел суүсемнәрнең үсеше аркасында килеп чыккан суның чәчәк ату күренеше дә булырга мөмкин. Хәзерге вакытта озак вакытка сузылган җылы һәм кояшлы һава торышы күзәтелә, ул елганың чәчәк атуына китерә,  бу актив фотосинтез хасил итә.

Зәңгәр-яшел суүсемнәрнең үсеше – сезонлы күренеш, ул җәй башында башлана һәм август һәм сентябрь айларында иң югары ноктасына җитә. Суүсемнәрнең үрчүенә китерә торган сәбәпләр – аномаль эссе һава торышы, су объектына ләм утыру һәм су алмашы процессының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, ярлардан диффузия суларының агып төшүе һәм сулыкларда рекреация йөкләнешенең артуы.

Зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчүенең иң тискәре нәтиҗәсе – суда цианотоксиннарның туплануы, алар су флорасы һәм фаунасына тискәре тәэсир итә. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, су объектларына даими мониторинг ясау белән беррәттән, Татарстан һәм Россия Фәннәр академиясе фәнни берләшмәсе белән берлектә, диффузия агымының йогынтысын өйрәнү һәм киметү буенча Россия Федерациясе өчен фәнни-тикшеренү юнәлешендәге сынау проектын башлап җибәрде, ул су объектларына күп сандагы биоген һәм органик матдәләр кертүдән гыйбарәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International