Төньяк территориаль идарә белгечләре Бөтендөнья Су ресурслары көненә багышланган экология дәресе үткәрде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Әтнә районы Түбән Көек мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Безнең тормышыбызда су» дип аталган экология дәресе үткәрде.

Экологлар аерым мисаллар өстендә, күрсәтмә иллюстрацияләрдән файдаланып, укучыларга суның кеше тормышында нинди зур роль уйнавы турында сөйләде, шулай ук суга бәйле кызыклы һәм гаҗәеп фактлар да җиткерде.  Шулай итеп, укучылар тешләрне чистартканда кранны сүндереп, минутына 8 литрга якын суны экономияләргә мөмкин икәнлеген белде. Балалар суны өйдә дә, табигатьтә дә саклау өчен аерым алымнар һәм чаралар уйлап тапты.

Дәрес ахырында балалар Министрлыктан истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International