Экологлар Совет районында санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына гражданнардан Совет районындагы «Речник» коммерциясез бакчачылык ширкәте янында законсыз кар ташлау урыны барлыгы турында хәбәр килде. Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре шул урынга барып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын расланды. Җыелган карның гомуми мәйданы – 950 кв.м., күләме 900 куб.м. тигез. Экология күзәтчелеге бүлеге белгечләре пычранган кар пробаларын алды. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, алынган пробалардагы агулы матдәләр 4 нче класслы куркынычка ия.

Казан шәһәренең Совет районы администрациясенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелде. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, кар ташлау урыныннан теркәлгән фото- һәм видеоматериаллар буенча, КамАЗ йөртүчеләргә административ материал төзү өчен шулай ук хәбәр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International