Икеләтә зурлыктагы штраф. Лицензия шартларын бозган өчен оешма 1,2 миллион сум түләячәк

2021 елның 19 ноябре, җомга

Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозган өчен 400 мең сум күләмендә административ штрафны вакытында түләмәү тагын бер штраф салуга китергән, нәтиҗәдә аның күләме ике тапкыр арткан.

Әлмәт районында ком чыгару буенча эшчәнлек алып баручы оешма җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия таләпләрен бозган, шуның өчен Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча җавапка тартылган. Беркетмә төзелгән һәм 400 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.  Юридик зат карар үз көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча аны тулы күләмдә түләргә тиеш булган. Әмма предприятие штраф түләүне 1 айга кичектерү һәм түләүне 3 айга кичектерү турында үтенеч белдергән. Шуңа да карамастан, расланган график буенча, билгеләнгән вакытта түләү алынмаган. Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше («Административ җәзаны үтәүдән баш тарту») буенча административ беркетмә төзелгән һәм штраф күләме икеләтә арттырылган.

Хәзерге вакытта предприятиегә  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча 400 мең сум күләмендә штраф, шулай ук  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.25 ст. 1 өлеше буенча 800 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International