«Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында РФ ВНГ Новосибирск хәрби институты курсантлары 1200 ылыслы үсенте утыртты

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Росгвардиянең махсус билгеләнештәге Казан отряды хәрби хезмәткәрләре һәм РФ Милли гвардиясенең И.К.Яковлев исемендәге Жуков Новосибирск хәрби ордены институты курсантлары ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнашты. Чара ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы чакыруы буенча Казан шәһәренең Шәһәр яны урманчылыгында узды.  

Хәрби хезмәткәрләр элегрәк тә республиканың табигый байлыкларын саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән төрле экологик акцияләрдә берничә тапкыр катнашкан иде инде. Алар парк зоналарын һәм чишмәләрне чистартканнар, Татарстанның истәлекле урыннарын тәртипкә китергәннәр. Бу юлы «планета үпкәләре»нә булыштылар. Матюшино урманчылыгының бүлеп бирелгән кишәрлегендә Казан спецназчылары һәм Росгвардиянең Новосибирск хәрби институты курсантлары 1200гә якын ылыслы агач утыртты.

«Экологик акциянең төп бурычы – табигатькә тернәкләнүгә ярдәм итү. Ул безнең буынны һәм балаларыбызның киләчәген саклар», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләнешле Казан отряды командиры полковник Сергей Хәйретдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International