ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысасындагы “Экология елы: дәүләт экологик сәясәтенең яңа векторлары һәм экология өлкәсендәге законнарны модернизацияләү” сессиясе эшендә катнаша. Түбәндәге мәсьәләләр карала:

Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система эшен тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрануны җыелма исәпләүләр системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмати технологияләр – әлеге һәм башка темалар турында бүген Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Чиләбе өлкәсенең экология министры Ирина Гладкова фикер алышты.

“Яшел Россия” акциясенә меңләгән татарстанлы кушылды. Бөтенроссия күләмендәге акция 2 сентябрьдә старт алды. Бүгенге көнгә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 200дән артык өмә уздырылды. “Татарстанда мондый форматтагы акцияләр һәрвакыт киң колач белән уза, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

“Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе Мамадышта узды. Акциягә 100дән артык кеше кушылды: Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре, бюджет оешмалары хезмәт коллективлары. Активистлар өч сәгать эчендә Нокрәт елгасының М-7 трассасындагы яр территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Бер «КамАЗ» чүп җыйдылар.

Тәтеш районының Пролей-Каша авылында яшәүчеләр “Яшел Россия” акциясенә кушылдылар. Идел яр буен пластик шешәләрдән, пыяла савытлардан һәм ял итүчеләр тарафыннан калдырылган бүтән төр көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

“Безнең табигать” («Наша природа») халык контроле системасы федераль мәгълүмат системасы статусы алды. Тиешле карарны Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев имзалады. Әлеге система Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан иҗтимагый контроль, актуаль мәсьәләләр мониторингы, халык фикерен өйрәнү һәм ике яклы элемтә булдыруның нәтиҗәле механизмын булдыру максатында эшләнгән.

2нче октябрьдән Бөтенроссия яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул итү башлана. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Казан белем бирү учреждениеләренең 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International