Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре белән Татарстанның экологик хәлен яхшырту мәсьәләләре турында фикер алышынды

2021 елның 24 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковның Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре белән эшлекле очрашуы булып узды.

Очрашу барышында предприятиеләрнең экологик куркынычсызлыгы һәм республика территориясендә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү объектларыннан  антропоген йөкләнешне киметүгә инновацияле алымнар эшләү өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Көн тәртибе кысаларында шулай ук Россия Федерациясенең экологик үсеш өлкәсендәге федераль фәнни-техник программасы буенча «Сәнәгый шәһәрләр экологиясе» проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге  һәм 2021-2030 елларда климат үзгәрешләре буенча да фикер алыштылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар Татарстанның экологик хәлен яхшырту һәм иң яхшы тәҗрибәләрне куллану буенча киләчәк хезмәттәшлек юлларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International