ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 12 ноябрендә Мәскәүдә “Икенчел ресурсларны рациональ куллануның яңа тенденцияләре һәм экология проблемалары” дигән XII халыкара конференция үткәрелә. Аның эшен ике секциядә алып бару күздә тотыла. Беренче секциядә икенчел металлургиянең прогрессив һәм инновацион технологияләре тикшереләчәк. Икенче секциядә сүз табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге экология һәм инженерия проблемалары турында барачак.
2014 елның 12-14 декабрендә Чиләбе шәһәрендә “Климат үзгәрү һәм индустриаль шәһәр экологиясе” дигән IV халыкара форум үткәрелә. Проектның максаты – экологик һәм энергия саклаучы инновацияләр базарында катнашучылар арасында үзара отышлы эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм яңаларын төзү өчен уңайлы шартлар булдыру. Форум кысаларында экологик законнарны куллану, экологик һәм энергия саклаучы инновацион технологияләр иңдерүдән экономик отыш алу мәсьәләләрен тикшерү күздә тотыла. Әңгәмәләрдә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең дәүләт хакимияте, бизнес-элитасы

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28 ноябрендә республика яшьләренең 3нче “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә. Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрә. Аңа Россия Федерациясенең 53 субъектыннан барлыгы 1000ләп эш кертелде. Конкурста җиңүчеләр Казанга чакырылып, монда аларга истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылачак.
2014 елның 9 ноябрендә Казанның “Мирас” универсаль спорт комплексында, Татарстан Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында, өстәл теннисы ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы 10нчы урынны алды. Командалар арасында ул хәзер 5нче урында тора.
Санкт-Петербургта 2014 елның 3-5 декабрендә “Калдыклар рециклингы” дигән XV халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Чарада тармак бизнесы вәкилләре, галимнәр, экспертлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Россиядә икенчел чимал рециклингы нигезендә яңартмалы ресурслардан материаллар ясау буенча яңа индустрия тармакларын тизләтелгән рәвештә төзү һәм үстерү мәсьәләләре тикшереләчәк.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 21-23 ноябрендә Мәскәүдә 3нче халыкара махсуслашкан “ЭкоШәһәрЭкспо 2014” экологик чиста, табигый һәм органик продукция күргәзмәсе үткәреләчәк. Өч көн буена анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең экологик продукциясе дүрт бүлектә күрсәтелә:
– “ЭкоFood” – экологик азык-төлек һәм эчемлекләр, таза туклану, фермерлар продукциясе;
– “ЭкоBeauty” – матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм табигый продуктлар;
– “ЭкоHouse” – экологик торак кору, тоту һәм төзү өчен кирәкле барлык нәрсәләр;
– “ЭкоChildren” – балалар һәм ата-аналар өчен экологик продукцияләр.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан муниципаль берәмлекләре территорияләрен санитар-экологик чистарту декадасы (8-18 октябрь) йомгакларына багышланган брифинг булып узды. Журналистларның сорауларына экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстаның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, Министрлыкның экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин җавап бирде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Диана һәм К” ҖЧҖнең Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары чатында урнашкан, мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм бүлгеч колонкалардан арытаба нефтебазаларга илтеп рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык система белән таныштылар.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 15 ноябренә кадәр “Экологик үсеш – Evolution Awards 2014” бөтенроссия премиясенә II халыкара конкурска гаризалар кабул ителә. Конкурсны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Greenevolution.ru порталының информацион ярдәме белән үткәрә. Белешмәләрне басма яки электрон рәвештә 119017, г.Москва, Старомонетный пер., 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» адресына яисә konkurs@greenevolution.ru электрон почтасына “Конкурс на соискание премии «Evolution Awards 2014” дигән тамга белән җибәрергә мөмкин.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Чаллыда, эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасы кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Чарада табигать саклау законнарына бәйле мәсьәләләр күтәрелде, Чаллының экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән планнар һәм проектлар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International