Кама буе территориаль округы белгечләре Чаллы ягулык станциясендә мотор ягулыгын рециркуляцияләү системасын карады

2014 елның 31 октябре, җомга
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Диана һәм К” ҖЧҖнең Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары чатында урнашкан, мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм бүлгеч колонкалардан арытаба нефтебазаларга илтеп рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыя торган йомык система белән таныштылар.
2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үз ягулык станцияләрен программада каралган срокларда җиһазлау белән шөгыльләнәләр. Чаллыда бүгенге көндә 72 станциянең 29ы җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу комплексларыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметүгә юнәлтелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International