ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Елгаларның, сусаклагычларның һәм диңгез яр буе зоналарының динамикасы һәм термикасы” дигән халыкара конференция бара. Анда су объектларының динамикасы һәм термикасы өлкәсендәге тикшеренүләрнең соңгы елларда алынган иң әһәмиятле нәтиҗәләре өстенлекле юнәлешләрне билгеләү һәм координацияләү максатыннан тикшерелә. Шулай ук Идел-Кама каскады сусаклагычларының режимын көйләү буенча конференция үткәрелә.
18-21 ноябрьдә Мәскәүдә Индустриаль экологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча XV экологик форум үткәрелә. Анда индустриаль экология буенча алдынгы белгечләр, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалануга күзәтчелек федераль службасы, башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, “Җитештерү экологиясе” журналы экспертлары катнашачак. Чарада әйләнә-тирәлекне саклау буенча законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләрне тикшерү күздә тотыла. Планга шулай ук форумда катнашучыларның танышулары һәм тәҗрибә уртаклашулары, табигатьтән файдаланучылар үз эшләрендә очрата торган авыр мәсьәләләрне гамәлдә тикшерү кертелгән.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсының экспертлар советы утырышы булып узды. Экспертлар советын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, аның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кафил Әмиров, “Яңа Гасыр” теле-радиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Югары Советы депутаты Илшат Әминов, “Татарстан” теле-радиокомпаниясе филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Казан” теле-радиокомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, “Татарстан Республикасының иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” директоры Анна Синеглазова тәшкил итә.
Быел конкурста катнашуга Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000 чамасы эш
КФУның Алабуга филиалында 2014 елның 14 ноябрендә “Россиянең экологик тарихы: аякка басу этаплары һәм перспективалы тикшеренү юнәлешләре” дигән халыкара конференциягә йомгак ясалды.
Экология тарихына багышланган мондый конференция Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде. Аның эшендә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән тарих фәннәре докторлары һәм профессорлар катнашты. Чара кысаларындагы түгәрәк өстәлләрдә Россиянең экологик тарихын өйрәнү буенча тәҗрибәләр, Россия фәнендә тарихи-экологик тармакның үсеш юнәлешләре һәм проблемалары тикшерелде.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
15 ноябрь бөтен дөньяда Рециклинг, ягъни Икенчел эшкәртү көне буларак билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул 1997 елда Америка Кушма Штатларында үткәрелгән һәм ил халкын калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшырып, калдык чималдан ясалган продукция сатып алу белән кызыксындыруны максат иткән. Тора-бара бу хәрәкәт АКШтан читтә дә тарала башлаган. Бу көндә, традиция буенча, чүп-чар эшкәртү һәм икенчел чимал җыю мәсьәләләренә багышланган семинарлар, экскурсияләр һәм башка чаралар үткәрелә.
Бәйрәмнең төп максаты – башлыклар, җәмәгатьчелек һәм индустрия структуралары игътибарын шул темага юнәлтү. Икенчел эшкәртүнең бурычлары – ресурслар чикләнгәнлек проблемасын чишү, очсызрак чимал куллану исәбенә әзер продукциянең бәясен төшерү һәм әйләнә-тирәлек пычрану белән көрәш.

14
ноябрь, 2014 ел
җомга
“Экологияле үсеш – Evolution Awards 2014” бөтенроссия премиясен алуга II халыкара конкурска гаризалар кабул итү тәмамланырга 3 көн калды. Конкурсны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Greenevolution.ru белешмәләр порталы ярдәмендә үткәрә. Белешмәләрне басма һәм электрон рәвештә 119017, г.Москва, Старомонетный пер., 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» яисә konkurs@greenevolution.ru адресларына “Evolution Awards 2014” премиясе конкурсына” дигән тамга белән җибәрергә мөмкин.
“Экологияле үсеш – Evolution Awards – 2014” премиясе Россия һәм чит ил компанияләренә, шулай ук аерым кешеләргә “яшел” технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары өчен биреләчәк. Премиягә конкурста биш номинация күздә тотыла:
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең “АС “Менеджмент” идарә компаниясе” ЯАҖнә РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө. (кеше саулыгы һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне бозу) белән каралган, 40000 сум штраф рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы 10.07.2014 № 444 карары закон көченә керде.
2014 елның 15 октябрендә Татарстан Югары суды №77-1584/2014 ел эше буенча “АС “Менеджмент” идарә компаниясе” ЯАҖ вәкиленең Казан шәһәре Совет район судының 25.08.2014 ел № 12 846/14 карарына шикаятен карады.

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге, Татарстан Республикасының Олимпиада үзәге белән берлектә, “Савытның икенче гомере” дигән шәһәр конкурсы башлануын игълан итте. Анда Казан шәһәренең мәгариф оешмалары катнаша ала. Проект гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандалауга, яшь буынга сәламәт яшәү күнекмәләре бирүгә юнәлтелә. Чара “Кием моделе”, “Уенчык”, “Композиция” номинацияләрендә узачак. Оештыручылар катнашучылардан эшләнмәләр, фотографияләр, плакатлар, язмалар һәм хәтта икенчел материаллар кулланып ясалган костюмнар көтә.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 4 ноябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан шәһәренең Киров районындагы Воронино торак пункты янында урнашкан күл яры буендагы җиргә сыек химик матдә калдыклары агызылу турында мөрәҗәгать керде. Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең дәүләт инспекторлары һәм белгечләре, РФ МВД Казан шәһәре буенча идарәсенең 4нче “Юдино” полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, шул урынга барып, туфрак пробалары алды. Тикшерү барышында ул җиргә үзенчәлекле лак-буяу исле сары матдә түгелү факты ачыкланды.
2014 елның 13-15 ноябрендә Алабугада “Россиядә экология тарихы: аякка басу этаплары һәм перспективалы тикшеренү юнәлешләре” дигән халыкара фәнни конференция үткәрелә. Аны Экология тарихы буенча Европа җәмгыяте ярдәмендә Казан Федераль университеты үткәрә. Максаты – Россиянең тарих фәнендә тарихи-экологик юнәлешнең соңгы унъеллыкларда үсешенә, бүгенге торышына һәм перспективаларына анализ. Конференция кысаларында Экология тарихы буенча Европа җәмгыяте чыгара торган алдынгы халыкара “Environment and History” журналын тәкъдим итү дә күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International