Укучылар казанышларының бөтенроссия интернет күргәзмәсе

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елның январь-май айларында Укучылар казанышларының бөтенроссия интернет күргәзмәсе үткәрелә. Максаты – башлангыч, урта, урта махсус, югары һөнәри һәм өстәмә белем оешмаларында укучыларның иҗади һәм тикшеренү эшләрен дөньяга чыгару өчен бердәм ачык мәгълүмәт киңлеген оештыру. Күргәзмә шундый проектларны үз эчендә ала:
– табигать саклау проектлары;
– экологик проектлар;
– социаль проектлар;
– хәйрия проектлары
– мәдәни-тарихи проектлар;
– мәгърифәтчелек проектлары;
– иҗтимагый әһәмиятле проектлар.
Тулырак белешмәләр http://future4you.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International