«Экологиядә математик модельләштерү» халыкара конференциясе

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2015 елның май аенда Мәскәү өлкәсендә “Экологиядә математик модельләштерү” дигән халыкара катнашлы милли фәнни конференция үткәрелә. Аның төп темалары:
1. Яңарулы табигый ресурслар белән идарә итү буенча карарлар кабул итү инстру¬менты буларак математик модельләштерү.
2. Табигый ресурслар белән экосистем идарә, экосистемаларның тотрыклы үсеш билгеләре һәм принциплары.
3. Экосистемаларда элементлар циклларын модельләштерү, тере организмнарның үсеш процессларын модельләштерү, популяцияләрнең һәм бергәлекләрнең динамикасын модельләштерү, биологик төрлелек үзгәрүне прогнозлау.
4. Әйләнә-тирәлеккә һәлакәтле йогынтыларны модельләштерү: төрләрнең һәм эпидеми-яләрнең инвазиясен модельләштерү, пычрану, урман янгыны, бөҗәкләр саны кинәт арту, су басу һәм корылык йогынтылары нәтиҗәләрен модельләштерү.
5. Экологик тикшеренүләрдә геоинформацион системалар һәм дистанцион методлар.
Доклад материалларын ecomatmod@gmail.com электрон адресына 2015 елның 1 февраленә кадәр җибәрергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International