«Китапханәләр һәм экология: экологик мәгълүмәт, культура, агарту» өченче бөтенроссия конкурсы башланды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мәскәүдә “Китапханәләр һәм экология: экологик мәгълүмәт, культура, агарту” өченче бөтенроссия конкурсы башланды. Аның максатлары:
– китапханәләрнең экологик агарту өлкәсендәге эш тәҗрибәсен йомгаклау;
– бу юнәлештә эшләүче яңа китапханәләрне һәм оешмаларны ачыклау;
– соңгы 5 елда экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча төзелгән мәгълүмәт ресурсларын күзәтү;
– китапханәләрнең экологик проектларына булышу;
– экологик агарту нигезендә китапханә-ара хезмәттәшлекне ныгыту, экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча мәгълүмәт ресурсларын алмашу һәм күмәк куллану технологиясен камилләштерү.
Конкурста катнашырга экологик мәгълүмәт эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибәсе булган барлык китапханәләр һәм оешмалар чакырыла.
Конкурслар шундый номинацияләрдә үткәрелә:
– экоакция;
– китапханәнең экологик сайты: куркынычсызлык территориясе;
– методик эшчәнлек;
– экологик агартуда инновацион проектлар.
Эшләр bef@gpntb.ru электрон адресына 2015 елның 1 маена кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International