Ярославльдә «Экологик тәрбия һәм агарту» бөтенроссия конкурсы бара

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Ярославль шәһәренең белешмә-агарту ресурслары үзәге “Экологик тәрбия һәм агарту” бөтенроссия конкурсы үткәрә. Конкурска укытучыларның, тәрбиячеләрнең, педагоглар¬ның мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүгә ярдәм итүче проектлары, авторлык эшләнмәләре, түгәрәк программалары кабул ителә.
Конкурс түбәндәге темаларны күздә тота:
1. Экологик белемлелек формалаштыру;
2. Киләчәк буынга хат;
3. Әйләнә-тирә дөньябыз;
4. Табигать белән ярашып;
5. Балалар карашында табигать;
6. Туган як табигате;
7. Табигать мирасы;
8. Тормыш экологиясе;
9. Хайваннар дөньясы.
Эшләр info@cvsi.ru адресына 2015 елның 30 январена кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International