Экологлар Раиф монастыреның балалар корпусында шөгыль үткәрде

2015 елның 6 феврале, җомга
2015 елның 5 февралендә Табигатьтән файдалану өлкәсендә экологик күзәтчелек федераль дәүләти службасы идарәсе башлыгы Наталья Соколова, Россия табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Раиф монастыре каршындагы балалар корпусында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Н.Соколова балаларга табигатькә сак карарга кирәклек турында сөйләде. Анда шулай ук әйләнә-тирәлеккә һәм кеше тормышына чүп-чарның йогынтысы турында фильм да күрсәтелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International