Мәскәүдә «Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» дигән халыкара экологик проектта катнашуга конкурс игълан ителде

2015 елның 6 феврале, җомга
Мәскәүдә Вернадский исемендәге экологик фонд, “Гринлайт” халыкара экологик җәмәгать оешмасы һәм “Гринлайф” төбәк-ара экологик җәмәгать оешмасы “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” дигән халыкара проектны тормышка ашыра. Проект¬ның максаты – Россия Федерациясе халкының экологик культурасын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә практик кулланышлы проект һәм идеяләрне ачыклау.
Проект түбәндәге номинацияләрне күздә тота:
– Экологик белем бирү;
– Экологик тәрбия һәм агарту;
– Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру;
– Индустриядә һәм энергетикада экологик культура;
– Хәбәр чаралары һәм экологик культура;
– Сәламәтлек экологиясе;
– Социаль башлангычларның экологик культурасы.
Халыкара проектта оешмалар, авторлык коллективлары, дәүләт хакимияте органнары катнаша ала.
Гаризалар 2015 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
Төгәлрәк белешмәләр http://vernadsky.ru сайтында.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International