«Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә идарә системалары: хокукый, финанс һәм техник чишелешләр» халыкара конференциясе

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
2015 елның маенда Мәскәүдә “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә идарә сис-темалары: хокукый, финанс һәм техник чишелешләр” халыкара конференциясе үткәрелә.
Конференциянең максаты – каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү, тармакның хәлиткеч проблемаларының рациональ чишелешләрен сайлау өлкәсендә бизнесның, инвесторларның һәм хакимиятнең нәтиҗәле диалогы, тупланган тәҗрибә һәм инновацияләр буенча фикер алышу өчен платформа бирү.
Конференция калдыклар белән эш итү секторы белгечләренең, дәүләти, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының, фәнни-тикшеренү, проект, белем бирү, җәмәгать оешмаларының, технологияләр эшләүчеләрнең, җиһаз җитештерүчеләрнең һәм инвестиция компанияләренең киң даирәсенә исәпләнә.
Катнашучылар үз материалларын konovalova@ecwatech.ru e-mailына 2015 елның 16 февраленнән соңармыйча җибәрә ала.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International