ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов “Россиядә калдыклар белән эш итү: практик мәсьәләләр” халыкара интернет-конференциясе эшендә катнашты. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы карары нигезендә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт политикасының нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә. Анда Россиянең 10 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 40тан артык докладчы катнаша. Интернет-конференциянең программасына пленар утырыш һәм 4 түгәрәк өстәл кертелгән.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 11 февралендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан Түбән Кабанга юынты су агызу факты буенча мөрәҗәгать кергән иде. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә шул урынга барып, Казан шәһәре яңгыр канализациясе торбасыннан юынты су агызылуны ачыкладылар. 12 февральдә Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан районара табигать саклау прокуратурасы

13
февраль, 2015 ел
җомга
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:
– “Татарстанның табигатен саклыйк!” табигать саклау акциясе;
– социаль плакат конкурсы.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Акаде-миясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Фәннәр Академи¬ясенең Татарстанда көнүзәк экологик куркынычсызлык проблемаларын чишү өчен зур әһәмиятле иң яхшы фәнни эш буенча профессор Виктор Попов исемендәге 2014 ел премиясенә конкурс игълан итәләр.
Конкурсның шартлары:
1. Өчтән артмаган башкаручы авторлар исеменнән элек дәүләт премиясе ала алмаган эш (я монотематик эшләр сериясе) тәкъдим ителә ала.
2. Эш тәкъдим итү хокукы Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Фәннәр Академиясе академикларына, әгъза-корреспондентларына, фәнни оешмаларга, вуз-ларга, Татарстан Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы экология пробле¬ма-лары буенча фәнни советка, министрлыкларның һәм тармакларның фәнни-техник советларына бирелә.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә Вернадский исемендәге экологик фонд, “Гринлайт” халыкара экологик җәмәгать оешмасы һәм “Гринлайф” төбәк-ара экологик җәмәгать оешмасы “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” дигән халыкара проектны тормышка ашыра. Проект¬ның максаты – Россия Федерациясе халкының экологик культурасын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә практик кулланышлы проект һәм идеяләрне ачыклау.
Проект түбәндәге номинацияләрне күздә тота:
– Экологик белем бирү;
– Экологик тәрбия һәм агарту;
– Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны савыктыру;
– Индустриядә һәм энергетикада экологик культура;
– Хәбәр чаралары һәм экологик культура;

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан халкыннан Түбән Кабанга пычрак юынты су агызу факты буенча мөрәҗәгать кергән иде. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре, Казан табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә шул урынга барып, Казан шәһәре яңгыр канализациясе торбасыннан юынты су агызылуны ачыкладылар. Министрлыкның Үзәк СИАК белгечләре юынты 

1 мартка кадәр Татарстанда узачак V Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда 16-30 яшьләрдәге талантлы яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнаша ала. Форум кысаларында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмәт агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчык эшли. Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк һәм профильле министрлык һәм тармакларның арытаба ярдәм һәм башкару бурычлары исемлегенә кертеләчәк.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
“Звезда.ru” интеллектуаль үсеш үзәге “Экологик бумеранг” халыкара конкурсын үткәрә. Конкурста олылар һәм балалар катнаша ала. Аңа планетадагы экологик хәл, тормышның төрле өлкәләрендәге экологик мөнәсәбәтләр турындагы презентацияләр, фото- һәм видеоматериаллар, хикәяләр, шигырьләр, нәсерләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә.
1. Тайга сагы.
2. Тере диңгез.
3. Россиянең урман вахтасы.
4. Экологик белем мәктәбе.
5. Экологик мониторинг.
6. Планетага куркыныч яный.
7. Серле биологик кыр.
8. “Кеше-үсемлек” бәйләнешен тикшерүләр.
9. Бионика.
10. Урманга форсат бир.
11. Дару үләннәре.
12. Хайваннарны саклау.
13. Гөмбәләр экологиясе.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупцион хәбәрче” журналының чираттагы номеры чыгарылды. Анда коррупциягә каршылык законнарына үзгәрешләр һәм Министрлыкның 2014 елгы антикоррупцион эшчәнлеге чагылдырыла. Шулай ук төрле хәбәр чаралары журналистларының мәкаләләре яктыртыла: Россия Transparency International (www.interfax.ru) коррупция рейтингында 136нчы урынга төшкән; коррупциягә каршылык чараларының хаотиклыгы Россияне Коррупциягә мөнәсәбәт индексының өченче өлешендә калдыра (www.interfax.ru); коррупцион җинаятьләрнең еллык зыяны 2014 елда 15 млрд сум чамасы булган (www.dp.ru).
Журнал “Коррупциягә каршылык” бүлегендә урнаштырыла.
Гражданнарның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына атмосфера һавасын “ЦемМаркет” ЯАҖ тарафыннан пычрату буенча мөрәҗәгатьләре кысаларында Казан ш., Халитов ур. 8 адресындагы предприятие территориясе, шул предприятие вәкилләре белән берлектә, цементны т/ю вагоннарыннан бушату һәм автотранспортка төяү урыннары карап тикшерелде.
Административ тикшерү вакытында “ЦемМаркет” ЯАҖ территориясеннән атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләрне рөхсәтсез чыгаруга, шулай ук газларны чистарту һәм атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләрне чыгаруга контроль корылмаларыннан, җиһазларыннан файдалану кагыйдәләренең үтәлмәве ачыкланды. Анда шулай ук тузан һәм газ тоту корылмаларына теркәлгән паспортлар да юк. “ЦемМаркет” ЯАҖне карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 ө. (атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару я аңа махсус рөхсәтсез зарарлы физик йогынты ясау), 8.21 ст. 3 ө. (газларны чистарту һәм атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруга контроль корылмаларын, җиһазларын яки аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулланмау аркасында аның пычрануы, яисә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International