1 мартка кадәр Татарстанда узачак V Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда 16-30 яшьләрдәге талантлы яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнаша ала. Форум кысаларында “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге”, “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмәт агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчык эшли. Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтеләчәк һәм профильле министрлык һәм тармакларның арытаба ярдәм һәм башкару бурычлары исемлегенә кертеләчәк.
Былтыр экология өлкәсендә иң уңышлы дип гражданнарның хокукый аңын формалаштыруга, экологик культурасын күтәрүгә кагылышлы проектлар, шәһәрнең һава тирәлеген автомобиль төтененнән саклау өчен яшеллек планлаштыру һәм утыртуга бәйле проект танылган иде.
Гаризалар www. forumtatarstan.ru сайтында кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте