Көнүзәк экологик куркынычсызлык проблемаларын чишү өчен зур әһәмиятле иң яхшы фәнни эшкә конкурс игълан ителде

2015 елның 13 феврале, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Акаде-миясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Фәннәр Академи¬ясенең Татарстанда көнүзәк экологик куркынычсызлык проблемаларын чишү өчен зур әһәмиятле иң яхшы фәнни эш буенча профессор Виктор Попов исемендәге 2014 ел премиясенә конкурс игълан итәләр.
Конкурсның шартлары:
1. Өчтән артмаган башкаручы авторлар исеменнән элек дәүләт премиясе ала алмаган эш (я монотематик эшләр сериясе) тәкъдим ителә ала.
2. Эш тәкъдим итү хокукы Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Фәннәр Академиясе академикларына, әгъза-корреспондентларына, фәнни оешмаларга, вуз-ларга, Татарстан Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы экология пробле¬ма-лары буенча фәнни советка, министрлыкларның һәм тармакларның фәнни-техник советларына бирелә.
3. Материалларны ТР ФА фәнни-оештыру бүлегенә бирү срогы – 2015 елның 24 феврале.
Тулырак мәгълүмәт Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International