ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

Лениногорскиның Трубная һәм Чайковский урамнары кисешкән урын. Шушы урында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чистартылмаган канализация суларының җирлек рельефына ташлану очрагын теркәде. Пычранган урын мәйданы 109,6 квадрат метр тәшкил итте. 

Түбән Кама шәһәре атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән пычраткыч матдәләрнең теркәлгән күләме 6,6 мәртәбә кимегән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт экология экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормага салу идарәсе белгечләре шундый мәгълүматлар җиткерде. 

Яраксыз лампаларны тапшыру өчен махсус контейнерлар Әлмәтнең 7 урынында урнаштырылган. Куркыныч калдыкларны җыю пунктлары түбәндәге адресларда урнашкан:

2 февраль – Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне 1971 елда Рамсар шәһәрендә (Иран), барлык дөньяда тотрыклы үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен саклау һәм рациональ файдалану максаты белән Сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.

Казанда мәктәп укучылары өчен унсигезенче мәртәбә шәһәрнең ачык "Зилант" экология форумы узды, ул мәктәп укучыларының интеллектуаль һәм иҗади яктан үз-үзен күрсәтүе өчен оптималь шартлар тудыруга, югары сыйныфларда укучыларга һөнәр сайлау эшендә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. 

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.

Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.

Конкурс 3 номинация буенча уза:

- Документаль фильм;

- Нәфис фильм;

- Анимация.

Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге 1-11 сыйныфлар укучыларын «Татарстан табигатен саклыйк» республика ачык социаль-экологик конкурсында катнашырга чакыра. Ул үсеп килүче буында экологик фикерләү һәм культура тәрбияләүгә, укучыларда Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чүпне аралап җыю мөмкинлеге буенча "Гринпис России" рейтингында Әлмәт икенче урынны яулады. Статистика мәгълүматларына караганда, Нефть каласында яшәүчеләрнең 86%ы йортлары янәшәсендә көнкүреш калдыкларын сортларга бүлеп җыю әрҗәләренә ия. Мәскәү яны Мытищи торак пунктында яшәүчеләрнең 93%ы, рейтинг мәгълүматларына караганда, йорт янәшәсендә чүпне аралап җыю буенча барыннан да күбрәк мөмкинлекләргә ия. 

Территорияне чүпләндергән өчен "Жилищник-4 ИК" ҖЧҖ штраф түләргә туры киләчәк Татарстан Республикасы Югары суды Казан шәһәре Совет районы суды тарафыннан элегрәк чыгарылган карарга белдерелгән шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International