Татарстан ЭКОволонтерлары "Добровольцы России" конкурсында катнаша ала

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Волонтерлар, лидерлар, ихтыяри (волонтерлык) коммерциясез оешмаларның һәм берләшмәләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре, дәүләт учреждениеләре, коммерциячел компанияләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм 8 яшьтән олырак булган башка инициатив төркемнәрнең вәкилләре "Добровольцы России" конкурсында катнаша ала.  Оештыручылары булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, "Роспатриотцентр" ФДБУ,  "Росдетцентр" ФДБУ,  Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тора.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:

- "Минем тирәли" - уңайлы шәһәр тирәлеге оештыруга, яңа мәдәни киңлекләр булдыруга, торак пунктларын төзекләндерүдә һәм экологияне саклауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар;

- "Ярдәм итү өчен туганнар" - халыкның якланмаган катламнарына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектлар, шулай ук хайваннарны кайгыртуга бәйле эшчәнлек;

- "Илһамлану (сәнгать белән)" - музейларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында һәм башка учреждениеләрдә уздырыла торган, мәдәни юнәлешле проектлар;

- "Балаларга ярдәм итү" - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар, шулай ук балаларны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендәге проектлар;

- "Киләчәккә ышаныч белән караучылар" - тарихи хәтер саклау, ветераннар турында кайгырту өлкәсендәге проектлар;

- "Йөрәктә саклап" - барлык этапларында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга корылган, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектлар;

- "Йөрәге белән кыюлар" - халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендәге проектлар;

- "Эшлим, булышам" - коммерция структурасы вәкилләрен һәм хезмәткәрләрен түләүсез нигездә социаль-әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итүгә һәм аларның шәхси потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;

- "Волонтер сөйли" - популяризацияләр һәм позитив контент, яңа журналистик һәм мәгърифәтчелек медиасы булдыру өлкәсендәге проектлар;

- "Уртак эш" - дәүләт оешмалары һәм коммерциясез оешмалар тарафыннан үз эшчәнлекләрендә кулланыла торган, ирекле затларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү программалары;

- "Ихтыярилыкны оештыручы" - волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен ирекле затларны җәлеп итүче җитәкчеләрне конкурс нигезендә сайлау;

- "Волонтерлык үзәге" - НКО һәм ихтыярилыкны үстерү буенча эшчәнлек башкаручы юридик затларның социаль юнәлешле проектлары арасында конкурс.

Катнашу өчен 1 октябрьгә кадәр үз проектыңны https://добровольцыроссии.рф/auth сайтында теркәргә кирәк. 2018 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр читтән торып сайлау этабы узачак. 5 декабрьдә финал туры кысаларында конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International