Казан экологлары законсыз чүплек оештыручыларга каршы көрәшүдә яңа ысул куллана башлады. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары өчен квадрокоптерлар һәм фототозаклар эшкә җигелде. Пилотсыз очкыч ярдәмендә табигать саклау законнары бозылуның инде 4 очрагы ачыкланды. Гадел Кутуй урамы буйлап Совет районы сәнәгать зонасында өч санкцияләнмәгән чүплек урыны билгеләнде. Төзелеш һәм көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 1000 кв. метрдан артып китә. Әлеге урынның милекчесе ачыкланды. Административ эзләтү эше кузгатылды. Юридик затка 250 мең сум күләмендә штраф яный. Кош очкан биеклектән Питрәч районының ТатЦИК исемендәге авыл янәшәсендә дә туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә алу һәм башка урынга күчерү фактын ачыклау мөмкин булды. Инспекторлар РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Министрлык балансына кертелгән фототозаклар да үзенең нәтиҗәлелеген расларга өлгерде. Казанда урнаштырылган ике фототеркәгечнең берсе контейнер мәйданчыгы территориясенә зур габаритлы көнкүреш калдыгын ташлау фактын теркәде. "Җайланма чүп-чарны бушатучы "Газель" номерын теркәгән. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак", – дип билгеләде ҮТИ башлыгы Петр Королев. Фототозаклар вандалларга каршы корпус белән тышланган һәм кояш батарейкалары белән тәэмин ителгән. Фототеркәгечнең эшләү принцибы бик гади: хәрәкәт датчигы күренә торган өлештә объект барлыкка килгәндә камераны активлаштыра, фотога төшерә, соңыннан фотолар автомат рәвештә экологлар компьютерына җибәрелә. Тагын бер яңалык: табигать сакчыларына тапшырылган видеотеркәгечләр. Әлеге, Экоминистрлык инспекторы формасына беркетелә торган җайланма ярдәмендә экологик тәртипне бозучылар белән сөйләшү яздырыла һәм зарурлык очрагында дәлил сыйфатында хокук саклау органнарына тапшырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте