Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан Теләче районы буенча санитар-экологик рейд уздырылды.
Теләче авылы территориясен карау барышында табигать саклау законнары бозылуның ике очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә, кара металл ломы ташланган иде. Экологлар исәпләп чыгарганча, чүпләүнең гомуми мәйданы 30 кв. метр тәшкил итә. Хокук бозучыларга карата РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") буенча административ беркетмәләр төзелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте