Идел-Чулман идарәсе белгечләре яшь чистайлыларның экологик белем дәрәҗәсен арттырды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Экологик тәрбияне балачактан ук бирә башларга кирәк. Шундый максат белән Чистай районының катнаш төрдәге 1 номерлы "Күңелле кәмит" балалар бакчасында ТР Экоминистрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре табигатьне яклау турында әңгәмә уздырды.

"Йортыбызны һәм әйләнә-тирәлекне чиста һәм матур хәлдә саклау өчен кирәкми башлаган әйберләр белән дөрес эш итә белү кирәк, аларны чүплеккә ташламаска, ә файдалы итеп кулланырга кирәк", – дип искәртте балаларга Равил Шәйдуллин. Эколог чүпне утильләштерү һәм эшкәртү кагыйдәләре турында сөйләде, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар көнкүреш калдыкларны аралау эшенә бик теләп өйрәнде. Макулатурадан, пластик шешәләрдән, алюминий банкалардан нинди файдалы әйберләр ясап булуы хакында белделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр һәм урман аланын чүптән "арындырырга" булыштылар. Очрашуны йомгаклап эколог алынган белемнәрнең һәм күнекмәләрнең бакчага йөрүче балалар тарафыннан алга таба көндәлек тормышта кулланылачагына өмет белдерде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International