Төзегән җирдә чүпләгәннәр. Әлмәт шәһәренең Галиев урамы буенча төзелә торган йорт территориясендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан калдыкларны туфракка санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру факты теркәлде. Карау барышында ачыкланганча, йорт периметры буйлап, 320 кв. метр урын төзелеш калдыклары белән чүпләнгән. Әлеге факт буенча экологлар РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Бер ай эчендә законсыз урнаштырылган чүплек урынын тәртипкә китерү күрсәтмәсе бирелде.
Бүгенге көндә җитешсезлек очрагы бетерелгән, чүплек урыны чистартылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте