Яшел Үзәндә Экологик тәрбия бирү буенча VIII россиякүләм мөгаллим идеяләре фестивале узды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

"Күп кенә кечкенә урыннарда күп кенә кечкенә кешеләр тарафыннан эшләнә торган күп кенә кечкенә эшләр дөньяның йөзен үзгәртергә сәләтле", – Яшел Үзән районының "Антошка" балалар бакчасында шундый шигарь белән экологик юнәлешле мөгаллим идеяләре буенча VIII россиякүләм фестиваль узды. Чара "Эко-мәктәпләр/Яшел флаг" халыкара программасы кысаларында узды. Мәктәпкәчә учреждение исәбе буенча сигезенче Еропа экологик символына – Яшел флагка лаек булды. Әлеге бүләк программа буенча уңышлы эшләүче мәгариф учреждениеләренә белем бирүдә һәм идарәдә учреждениенең үзендә һәм аның тирәли әйләнә-тирәлек торышын тотрыклы итү һәм даими рәвештә яхшырту эшендәге алдынгы казанышлар өчен бирелә. Фестивальдә "Эко-мәктәпләр/Яшел флаг" халыкара программасының Россия буенча координаторы Ольга Мадисон, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Кировтан, Ярославльдән, Иркутскидан, Брянскидан һәм Псковтан мәктәпкәчә белем бирүче мөгаллимнәр катнашты. "Экологик тәрбия эшен мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк. Әлеге этапта бала табигать турында хисси тәэсир ала, тормышның төрле формалары турында күзаллаулар туплый, ягъни анда экологик фикерләүнең, экологик аңның беренче нигезләре формалаша, экологик культураның башлангыч элементлары барлыкка килә", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исәгыйлов. Фестиваль барышында катнашучылар өчен мастер-класслар, презентацияләр, балалар өчен агитбригада чыгышлары, экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International