6 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Тәтеш районы башкарма комитеты бинасында (Тәтеш ш., Малкин ур., 39) гражданнар кабул ителәчәк.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Казанда Балалар тимер юлы базасында бүген гадәткә кергәнчә август эко-дәресе узды.
Бүген Мамадыш районы хакимияте бинасында гражданнар кабул ителде. Халыкның табигать саклау законнарына кагылышлы сорауларына Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Мамадыш районы прокуроры Радмир Надыршин, Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗаманов һәм ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Оксана Колесова җавап бирде.
2800 квадрат метр җир көнкүреш калдыкларына күмелгән һәм чүплеккә әйләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районы территориясендәге авылларның берсеннән 700 метр аралыкта законсыз рәвештә каты көнкүреш калдыклары полигоны оештырылуы хакында белде.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6528 мөрәҗәгать килде. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора.
31 августта "Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы тәмамлана. 2017-2018 елда конкурсны уздыру чорында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 7320 заявка алынды. Оештыручылар билгеләп узганча, елдан-ел укучыларның табигать саклау эшчәнлегендә катнашу мәфнәгате арта бара. Әйтик, IV республика конкурсында катнашучылар тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 513кә күбрәк заявка тапшырылган.
Бүген Түбән Камада Кара Күл төбен һәм аның яр буендагы территориясен чистарту буенча экологик акция узды.
Скважиналарны лицензияләү, калдыкларны җыю һәм эшкәртү. Бу һәм башка экология мәсьәләләре бүген Әтнә районында гражданнарны кабул итү барышында кузгатылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре сәүдә оешмасы территориясендә төзелеш калдыклары һәм кара металл ломы, тартмалар һәм полиэтилен белән тулган стихияле чүп өемен ачыклады.