Химик калдыклар ташлаган өчен “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бер миллион сум чамасы штраф яный

2019 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Малый инешенә ташландык пычрак сулар агызуга юлны япкан. Алар август азагында су объектына сузылган металл торбаны күреп алган. Җир астындагы торбаның кайдан узуын эзләү җиһазы ярдәмендә торбаүткәргечнең “ОПУ-30” ҖЧҖ предприятиесе территориясеннән сузылганлыгы билгеле булган. Ташландык сулар зәһәр исле булып, составында 3нче класслы хәвефлелеккә керүче агулы химик калдыклар табылган.

“ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте экологлар күрсәтмәсе буенча тиз генә арада ташландык сулар агызуны туктаткан. Торбага заглушка урнаштырып, торбаүткәргечнең бер өлеше сүтеп алынган.

Хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла. Предприятиегә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлешендә (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлешендә (“Су объектларының пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) саегуына китерердәй дәрәҗәдә су объектларын саклауга карата таләпләрне бозу”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясында (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) күздә тотылган административ җәза яный. Якын араларда әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме исәпләп чыгарылачак. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International