“Экомобильлек: уңайлы һәм имин мохит” дигән Green Mobility инициативасы экспертлары Татарстанда яшәүчеләрне шәһәр транспортын өйрәнү буенча гомуроссия проектында катнашырга чакыра. Сорашып-белешүнең максаты – шәһәрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәр транспорты эшенә һәм төзекләндерүгә бәйле төп проблемаларны ачыклау. Шәһәребездә яшәүчеләр ярдәменнән башка гына тотрыклы шәһәр мохитен булдырып булмый. Шәһәр мохите шәһәрнең визит карточкасы булып тора, һәм ул уңайлы, имин, күркәм булырга тиеш. Бу максатка ирешүдә беренче адым – кечкенә генә анкета тутыру. Җаваплар никадәр төгәлрәк һәм тәфсиллерәк булса, тикшеренү нәтиҗәләре дә шуның кадәр сыйфатлырак килеп чыгачак.
Анкета чарасы – аноним чара. Ягъни ул шәхси мәгълүматлар күрсәтүне һәм теркәлүне таләп итми. Сорауларга җавапны http://mobility.leontief-centre.ru/vote.html сылтамасы аша үтеп бирергә мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте