Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистайда балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән табигать турында әңгәмә үткәрде

2019 елның 13 сентябре, җомга

Чистайның 1 нче балалар бакчасында “Көзге игелеклелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ихтыярилык акциясе кысаларында экология дәресе үткәрелде. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре сабыйларны урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм кеше тормышында табигатьнең роле белән таныштырды. Балалар, чиста һава, чиста су һәм чиста җирне сатып алып буламы икән, дигән сорауга җавап табарга тырыштылар. Табигатьтә үзеңне дөрес тотмауга мисаллар китерделәр. Кайберәүләр, шомырт чәчәкләрен өзеп, бәйләм ясыйлар, кайвакыт агачларны спорт җиһазы кебек кулланып, аларга үрмәләп менәләр, куллары белән асылынып, ботакларын сындыралар. Ә бит агачлар да – тере организм, диеште нәниләр. “Табигатьне кайгырту һәм аны ярату бик кечкенә уй-гамәлләрдән башлана: урманда үзегезнең арттан чүп-чар калдырмагыз, агачларга сакчыл мөнәсәбәттә булыгыз, үткен әйбер белән кәүсәләрен бозмагыз”, – дип өйрәтте балалар бакчасына йөрүче сабыйларны территориаль идарә белгече Резедә Фатыйхова.

Әңгәмәдә актив катнашкан өчен балаларга экология темасына уен-“раскраска”лар һәм дәфтәрләр тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International