Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев сусаклагычы акваториясе буенча рейд ясау барышында закон бозу очрагына тап булган. Документларны тикшерү барышында суда ком-вак таш катнашмасының законсыз чыгарылуы, тәгаенләп әйткәндә, подряд оешмасы белән лицензия хуҗасы арасында килешүле мөнәсәбәтләрнең булмавы ачыкланган. Шулай итеп, 4 мең тонна чамасы ком-вак таш катнашмасы законсыз чыгарылган, ди белгечләр.
Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән лицензиясез генә файдалану”) нигезендә административ беркетмә төзелгән. Закон бозучыга 800 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте