Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районының Көек авылында кара туфрак төяп торган самосвал кузовына тап булган. Экологлар килгән вакытта алынган грунтта кара җир сатылуы турында белдерү куелган булган.
«Автостоп» операциясе республикада сулыкларның пычрануына юл куймау максатында дәвам итә. Чираттагы рейд Идел елгасының су саклау зонасында, Тәтеш шәһәре территориясендә үткәрелде.
Узган тәүлектә Татарстан территориясендә – Әлмәттә сәүдә-күңел ачу комплексында һәм Казанның Промышленная урамы, 3 адресы буенча урнашкан бинада берьюлы 2 янгын чыккан. Һаваның торышын бәяләү максатында, һәлакәт булган урыннарда экологлар да оператив эшләде.
Хокук бозу координаталарын күрсәтеп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша фотографияләр алынган.
Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычраткан җирләрне торгызалар. Авылның 6 мең кешесе быел ук уңай үзгәрешләрне сизәчәк. Проект «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча ликвидацияләнгән беренче объект булачак.
Әлмәт районының Сосновка авылында су объектына ирекле керү мөмкинлеген чикләү очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 868 хокук бозу очрагын ачыклаган. Күзәтчелек Казан шәһәре, Зеленодольск, Лаеш, Биектау, Питрәч һәм Югары Ослан районнары территориясендә башкарылган.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 3405 мөрәҗәгать килгән.
Шуларның 1131 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Кече Салтык авылы янында чүплек булуы турындагы мөрәҗәгать Идел аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан алынган. Тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 1200 кв. м тәшкил итә.
Министрлыкның «кайнар линия»сенә кергән мөрәҗәгать факты буенча Шанхай күлендә балык тоту урыннарына оператив сәфәр ясалды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары су объектын тикшергән.