ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
2015 елның 30 январеннан 1 февраленә кадәр Япониядә Inter Aqua 2015 халыкара су технологияләре күргәзмәсе уздырыла. Аның төп максаты – халыкара су бизнесын үстерү өчен ярашлы мәгълүмәт платформасы булдыру. Күргәзмә программасына әңгәмәләр, семинарлар, фикер алышулар, чыгыш ясаулар кертелгән. Анда катнашучыларга өч көн эчендә су чистарту технологияләре һәм корылмалары өлкәсендәге соңгы казанышлар, су эшкәртү һәм чистарту өчен төрле материаллар һәм җиһазлар, консалтинг

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 29 январенда Мәскәүдә “Россиянең уникаль су объектлары” дигән фото-күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Россиянең кабатланмас һәм күптөрле елгаларын, сулыкларын, күлләрен һәм башка су объектларын мәңгеләштергән фото-һәвәскәрләрнең һәм һөнәри фоточыларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә катнашучылар аларны Россиянең интерактив картасында да урнаштыра алачак.
Март аенда Пермьдә “Экобум-2015” II халыкара экологик мода конкурсы үткәрелә. Максаты – яшь буында экологик культура формалаштыру өчен шартлар булдыру һәм әйләнә-тирәлеккә дөрес караш тәрбияләү. Катнашучылар 21 яшьтән олырак булмаска тиеш.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
– “Эксперимент” – икенчел чималдан, төрү материалыннан (кәгазь, металл, полиэтилен һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр;
– “Планета ЭКО” – табигый тукымалардан (мамык, җитен, йон, ефәк һ.б.ш.дан), шулай ук табигый материаллардан (салам, орлык, бөртек, диңгез кабырчыгы һ.б.дан) эшләнгән коллекцияләр.
– “Evolution” – ясалма мехтан һәм күннән эшләнгән коллекцияләр. Коллекци¬яләрдә табигать темасы чагылдырылса яхшы.
– “Мисс экостиль” – экологик темага (“Эксперимент” яки “Планета ЭКО”га) туры килгән иң чагу модель.
– “Экологик видеоролик” – эчтәлегендә табигатьне саклау – чүп-чар белән көрәш, суны, урманны, җирне саклау чагылдырылган видеоматериал.
– “Әйберләрнең икенче гомере” – ташландык материалдан эшләнмәләр.
Конкурс материаллары күргәзмәгә катнашучыларның коллективын, фамилиясен һәм исемен, эшнең атамасын күрсәтеп куела.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә “Мәктәп экология өчен” халыкара конкурсы башланды. Ул мәктәп балалары игътибарын алар үз шәһәрләрендә көн саен очрата торган әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтүне күздә тота. Анда катнашучылар конкрет идеяләр тәкъдим итәләр, экологик хәлне яхшыртуга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрәләр. Конкурска эшләрне 7-10 класс укучылары 2015 елның 15 февраленә кадәр җибәрә ала.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Израильдә 27-28 январьда 19нчы LeanTech 2015 халыкара күргәзмәсе уздырыла. Чара кысаларында су технологияләре, энергетик нәтиҗәлелек, яңартмалы энергия чыганаклары, “яшел” транспорт һәм йорт төзелеше буенча күргәзмә эшләячәк, анда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр, продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр, су чистарту һәм төчеләндерү, калдыклары эшкәртү һ.б. технологияләре күрсәтеләчәк.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Мәскәүдә 2015 елның апрелендә Балаларның Әдәбият елына багышланган “Яшел планета 2015” XIII бөтенроссия экологик форумы үткәрелә
Форумның максатлары:
– яшь россиялеләрдә табигатькә аны әдәби әсәрләрдә тасвирлау аша ихтирамлы караш тәрбияләү;
– балаларда һәм үсмерләрдә мәдәни һәм табигый төрлелекне саклау принципларына ярашлы рәвештә уртак кешелек кыйммәтләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү;
– илнең яшь халкында экологик культура һәм кешелек алдында торган глобаль проблемаларга карата актив тормыш позициясе формалаштыру.
Конкурска түбәндәге дүрт номинация кертелгән:
1. “Урман тормышы һәм кешеләр язмышы”.
2. “Яшел планета балалар карашында”.
3. “Борынгы традицияләрнең күптөрлелеге”.
4. “Табигать. Культура. Экология.”
Форум конкурсларында үзләренең дүрт номинациядәге иҗат эшләре

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Петропавловск-Камчатск шәһәрендә 2015 елның мартында «Табигый ресурслар, аларның хәзерге торышы, аларны саклау, промыселда һәм техник куллану» алтынчы бөтенроссия фәнни-гамәле конференциясе үткәрелә.
Конференциянең юнәлешләре:
1. Табигый ресурсларны кешенең куллану һәм яшәү продуктларына әверүне оптимальләштерү.
2. Балык тотуның, балык тоту комплексы тармаклары һәм объектларының, су транспортының торышы һәм проблемалары.
3. Табигатьтән файдалануның һәм экологик белем бирүнең социаль-экономик һәм норматив-хокукый аспектлары.
4. Табигый тирәлекнең, биологик һәм минераль ресурсларның торышы, аларны куллану.
Чарада вузларның һәм фәнни оешмаларның студентлары, аспирантлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнаша ала.
Докладлар prir-res@kamchatgtu.ru электрон адресына 2015 елның 1
Самар шәһәрендә “Суны бергә саклыйк!” дигән бөтенроссия экологик плакат конкурсы башланды. Ул 3-18 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Анда катнашу өчен суның әһәмияте турында плакат әзерләп, аны 2015 елның февраленә кадәр тапшырырга кирәк. Конкурс¬ның максаты – балаларда кыйммәтле табигать бүләге булган суга сак караш тәрбияләү.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәскәүдә “Китапханәләр һәм экология: экологик мәгълүмәт, культура, агарту” өченче бөтенроссия конкурсы башланды. Аның максатлары:
– китапханәләрнең экологик агарту өлкәсендәге эш тәҗрибәсен йомгаклау;
– бу юнәлештә эшләүче яңа китапханәләрне һәм оешмаларны ачыклау;
– соңгы 5 елда экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча төзелгән мәгълүмәт ресурсларын күзәтү;
– китапханәләрнең экологик проектларына булышу;
– экологик агарту нигезендә китапханә-ара хезмәттәшлекне ныгыту, экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча мәгълүмәт ресурсларын алмашу һәм күмәк куллану технологиясен камилләштерү.
Конкурста катнашырга экологик мәгълүмәт эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибәсе булган барлык китапханәләр һәм оешмалар чакырыла.
Конкурслар шундый номинацияләрдә үткәрелә:
– экоакция;
– китапханәнең экологик сайты: куркынычсызлык территориясе;
– методик эшчәнлек;
Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге, Татарстан Олимпиада үзәге белән берлектә, “Татарстан табигатен саклыйк!” дигән социаль-экологик конкурс үткәрә. Аның максаты – табигый байлыкларга сак, бәрәкәтле караш тәрбияләү, балаларны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 классларында укучы, туган як табигатен өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар катнаша ала.
Конкурс ике юнәлештә үткәрелә:
– “Татарстанның табигатен саклыйк!” табигать саклау акциясе;
– социаль плакат конкурсы.
Эшләр 2015 елның 20 февраленә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International