2015 елның 14 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелеге инспекторлары Биектау районы Иске Тура авылы янында законсыз рәвештә, лицензиясез килеш файдалы казылма – торф чыгару фактын ачыклаган иде. 16 майда тагын бер рейд оештырып, алар бу эшнең тагы да кабатлануын күрделәр. Карьердан чыгу юлында Камаз, ГАЗ автомобильләре һәм чылбырлы экскаватор тоткарланды. Россия МВДсының Биектау район бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан техниканың теркәү номерлары алынды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Россия МВДсының Биектау район бүлегенә табигать саклау законнарын бозу факты буенча җинаять эше кузгату өчен документлар юнәлтте.
Файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгының (843) 267-68-67 кайнар элемтәсенә, “Халык контроле” ДИСның “Законсыз карьерлар” категориясенә һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте