Экология министрлыгы инспекторлары законсыз файдалы казылма чыгаруны туктатты

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләти экологик күзәтчелек инспекторлары, министрлыкның кайнар элемтәсенә гражданнардан кергән хәбәр буенча, Биектау районына рейд белән барды. Нәтиҗәдә Иске Тура авылы янындагы карьердан торф чыгару факты ачыкланды. Урынга килгәч, анда торф төялгән 6 Камаз машинасы, ике җиңел машина һәм экскаватор барлыгы теркәлде. Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм Россия МВДсының Биектау район бүлеге белгечләре белән бергә шул бозуга бәйле кешеләр тоткарланды, алардан аңлатмалар алынды, фото- һәм видео-материаллар ясалды. Хәзерге вакытта күрсәтелгән техниканың ияләре ачыклана. Экологлар әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны исәпләячәк.

Файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында Экология министрлыгының (843) 267-68-67 кайнар элемтәсенә, “Халык контроле” ДИСның “Законсыз карьерлар” категориясенә һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International