Экология министрлыгында Коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру программасының үтәлеше тикшерелде

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Юстиция министрлыгы “Татарстан Республика­сының 2015-2020 еллардагы коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру” дәүләти программасының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциягә каршы нәтиҗәле эш итү һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен барлык шартлар тудырылган булу расланды. Тикшерү йомгаклары буенча белешмә Татарстан Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегендә урнаштырылган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International