Аскы Кабан күле территориясендә өмә үткәрелде

2015 елның 23 мае, шимбә
 

2015 елның 23 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан мэриясе хезмәткәрләре, “Чиста булыр” хәрәкәте активистлары, Рус Географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе дайверлары, Экономика, идарә һәм хокук институты, К(И)ФУ студентлары, якындагы предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм Казанда яшәүчеләр Аскы Кабан күлен тәртипкә китерде, яр буйларын һәм күл төбен чүп-чардан тазартты. Өмәдә экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. Аның әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык көннәрендә дәүләти экологик күзәтчелек кысала­рындагы эшләр (табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм теркәү) генә башкарылмый, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү чаралары да үткәрелә. Казанның күренекле урыны булган Кабан күлен шәһәр халкы да, башкалага килгән кунаклар да ярата. Татарстан халкының яр буйларында ял итү урыннарын чиста тотарга кирәк. Татарстан Президентны вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан су саклау зоналары елы дип игълан ителгән 2016 елда бу мәсьәләгә аерым игътибар биреләчәк. Кабан күле суының сыйфатын тиешле хәлгә китерү буенча 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында да зур эшләр башкарылган иде. Бүгенге көндә күлгә индустриаль сулар агызылмый, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлы­гының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе су сыйфатын даими күзәтеп тора. Инспекция белгечләре бүген дә чираттагы су пробаларын алып тикшергән. Күчмә лаборатория суны аммоний, сульфат, нитрит, нефть продуктлары кебек 15 күрсәткеч буенча оператив анализларга мөмкинлек бирә. Бүгенге анализ Кабан күле суының нормаларга туры килүен күрсәткән, арттырулар юк. Кислород кимәле дә нормада.

Министр Артем Сидоров шулай ук Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә дә шушындый чаралар үткәреләчәген әйтте, “Чиста булыр” ирекле экологик хәрәкәтенең уңай эшчәнлеген билгеләп үтте. Якын көннәрдә Урта Кабан һәм Өске Кабан күлләрендә дә өмәләр үткәреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International