ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделаниев, Экология министрлыгы, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан шәһәр башкарма комитеты белгечләре “Казан-Оргсинтез” ПАҖнең табигать саклау эшчәнлеген – калдыклар барлыкка килүне, атмосферага һәм сулыкларга зарарлы йогынтыны киметүен, энергия һәм ресурсларны саклавын тикшерде, тузан һәм газ тоту корылмаларын, углеводородларны җыю һәм утильләштерү, өлешчә технологик процесска кайтару корылмасын, әйләнешле су тәэминәте системасын, химик

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм

Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Югары Ослан районында территорияләрне чистартуга санитар-экологик икеайлыкны көтмичә үк керештеләр. Уннарча кеше себерке һәм көрәкләр тотып урамнарга чыкты. Автоюл урамыннан гына да тулы бер КамАЗ чүп-чар озатылды. Өмәнең барышы белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты һәм анда катнашучыларга рәхмәт әйтте. “Техника һәм җиһазларның әзерлеге күренә, һәм бигрәк тә шунысы мөһим, идәнне кем юа, шул аягын да ныграк сөртә икәнне аңлыйбыз”, – диде. 

Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар эколо­гия-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлыкның барышы турындагы фотолар һәм белешмәләр социаль челтәрләрдә #экояз2016 хэштегы белән урнаштырыла. Аларны шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә, табигать саклау акцияләрендә катнашучылар, экологик хәрәкәтләр, җәмәгать оешмалары активистлары, укучылар, студентлар – әйләнә-тирәлекне саклауга үз өлешен керткән һәркем сала ала. Икеайлык йомгаклары буенча аеруча активларга бүләкләр

Бу турыда Татарстанда санитар-экологик икеайлык уздыру буенча Министрлар Каби­нетында узган брифингта экология министры Фәрит Габделганиев белдерде. Аның әйтүенчә, быелгы шимбә өмәсенең үзәк һәм төп мәйданы – Бишбалта бистәсе. Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте вәкил­ләре, студентлар, иреклеләр

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе, министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә, Казанның Васильево бистәсендәге “Наратлык” санатори­енда булды. Аларны санаторийның генераль директоры Фоат Гатин озата йөрде.

Фоат Гатинның әйтүенчә, 14 гектар мәйданда санаторийның җиде йокы корпусы, спорт-савык­тыру комплексы, концерт залы, кер юу урыны, матурлык салоны, парковка, кафе һәм ресторан, мини-зоопарк, бассейннар урнашкан. Халыкара статуслы, Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясе Яшел Үзән районында булды. Министр Фәрит Габделганиев җитәкләгән, район башлыгы Александр Тыгин озата барган делегация Осиново бистәсендәге су алгычта, Әйшә полигонында, Васильево ГТСында булды, Әйшә авылында кулланыла торган үзәктән су бүлү системасы белән танышты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International