Югары Ослан районында территорияләрне чистартуга санитар-экологик икеайлыкны көтмичә үк керештеләр. Уннарча кеше себерке һәм көрәкләр тотып урамнарга чыкты. Автоюл урамыннан гына да тулы бер КамАЗ чүп-чар озатылды. Өмәнең барышы белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев танышты һәм анда катнашучыларга рәхмәт әйтте. “Техника һәм җиһазларның әзерлеге күренә, һәм бигрәк тә шунысы мөһим, идәнне кем юа, шул аягын да ныграк сөртә икәнне аңлыйбыз”, – диде. Тулаем алганда, Татарстан шәһәр һәм районнарының санитар-экологик икеайлыкка әзерлеген югары бәяләде, территорияләрне чистарту буенча төп эшләрнең май бәйрәмнәренә кадәр бетәчәген әйтте.
Билгеле булганча, Татарстанда зур җыештыру 1 апрельдә башлана. Ул быел “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” дигән лозунг астында үткәрелә. Санитар җыештыруның барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Табигать саклау чаралары һәм акцияләренең рәсми хештэгы #экояз2016.
Министрлыкның матбугат хезмәте