Бу турыда Татарстанда санитар-экологик икеайлык уздыру буенча Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Фәрит Габделганиев белдерде. Аның әйтүенчә, быелгы шимбә өмәсенең үзәк һәм төп мәйданы – Бишбалта бистәсе. Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте вәкилләре, студентлар, иреклеләр, җәмәгать оешмалары активистлары территорияне чүп-чардан чистартачак, тиешле санитар хәлгә китерәчәк.
Бишбалта бистәсендә “Казандагы Бишбалта буасын экологик реабилитацияләү” проектын тормышка ашыру ният ителә. Бу шәһәр уртасында рекреация зоналары – тере табигать почмаклары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Өмә “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында уздырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте