#экояз2016 – икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлыкның барышы турындагы фотолар һәм белешмәләр социаль челтәрләрдә #экояз2016 хэштегы белән урнаштырыла. Аларны шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә, табигать саклау акцияләрендә катнашучылар, экологик хәрәкәтләр, җәмәгать оешмалары активистлары, укучылар, студентлар – әйләнә-тирәлекне саклауга үз өлешен керткән һәркем сала ала. Икеайлык йомгаклары буенча аеруча активларга бүләкләр биреләчәк, “2016 елгы иң экологик гаилә”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы предприятиесе”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы мәктәбе”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы ВУЗы”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы муниципаль районы”, “2016 ел өмәсенең иң яхшы идарә компаниясе” дигән конкурслар оештырып үткәреләчәк.

Рес­пуб­ликада генераль җыештыру “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында уза.

Министрлыкның матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International