Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделаниев, Экология министрлыгы, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе, Казан шәһәр башкарма комитеты белгечләре “Казан-Оргсинтез” ПАҖнең табигать саклау эшчәнлеген – калдыклар барлыкка килүне, атмосферага һәм сулыкларга зарарлы йогынтыны киметүен, энергия һәм ресурсларны саклавын тикшерде, тузан һәм газ тоту корылмаларын, углеводородларны җыю һәм утильләштерү, өлешчә технологик процесска кайтару корылмасын, әйләнешле су тәэминәте системасын, химик пычранган юынты суларны локаль чистарту корылмаларын, биологик чистарту корылмаларын, сыек җитештерү калдыкларын термик зарарсызлау станциясен карады.
“Казан-Оргсинтез”ның өстенлекле бер эш юнәлеше булып әйләнә-тирәлекне саклау тора. Иделдән су алуны киметү максатыннан ул даими рәвештә су әйләнеше системаларының куәтен арттыра – әйләнеш инде 97.5% тәшкил итә. Предприятиенең йогынты зонасында экологик хәл күзәтеп торыла, атмосфера һавасындагы һәм су объектларындагы үзгәрешләр анализлана, үткәрелгән табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеге билгеләнә.
“Иңдерелгән алдынгы технологияләр әйләнә-тирәлеккә йогынтыны шактый киметергә мөмкинлек бирә, – дип белдерде экология министры Фәрит Габделганиев, предприятиенең соңгы еллардагы табигать саклау эшчәнлеген бәяләп. – Экологларның төп бурычы булып исә республикада уңай экологик хәл тудыру тора. Республика территориясендә атмосфера һавасының торышын тәүлек буе он-лайн режимда күзәтә торган 16 автоматик станция урнаштырылды. Шундый бер пост Казанның Киров районындагы Урманарты бистәсендә эшли”
Министрлыкның матбугат хезмәте