ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Исемсез елганың яр буе зонасында мәктәп укучылары 25 капчык чүп җыйды. Кукмара районында санитар-экологик икеайлык кысаларында соңгы өмә узды.

Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак. 2018 елның 15 сентябреннән 21енә кадәр Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX халыкара конгрессы IMPC 2018  булачак. 

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән урынын ачыклады.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында халыкның нәтиҗәле экологик күзәтчелек эшчәнлеге җайга салынды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының һәр территориаль идарәсе каршында җәмәгать инспекторлары институты эшли.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Займище поселогында җәмәгатьчелек төркеме активистлары белән очрашты.

Әлмәт ш. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге № 25 урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясендә булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында министр Александр Шадриков чүп яндыру заводы төзелешенә кагылышлы мәсьәләдә активистлар белән эшлекле очрашу уздырды. Фикер алышу темаларының берсе заводны урнаштыру планлаштырыла торган райондагы әйләнә-тирә мохитнең торышын мониторинглауга багышланды.

2018 елның 5 июненнән 7сенә кадәр Мәскәүдә "Россия – дөньякүләм су базарында: көндәшлеккә сәләтле булу, компетенцияләр, инновацияләр" темасына II Россиякүләм су конгрессы узачак. Чара Россиянең су хуҗалыгын һәм судан файдалануга бәйле барча тармакларын заманча экологик чакыруларны, яңа технологияләрдә, идарә модельләрендә һәм финанслаудагы ихтыяҗларны исәпкә алып, модернизацияләү юнәлешләре турында фикер алышуга багышланачак.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында Сөйки авыл җирлегендә терлекчелек калдыкларын саклау өлешендә экология таләпләренең сакланмавын ачыклады.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Тикшерүгә алынган 557 үрнәк һәм 1296 лаборатор анализ. Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре шул күләмдә тикшерүләр уздырды. Заманча технологияләр һәм җайланмалар ярдәмендә даими рәвештә су объектларына 30 химик һәм биологик күрсәткеч буенча мониторинг гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International