Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Займище поселогында җәмәгатьчелек төркеме активистлары белән очрашты. Гражданнарны кабул итү кысаларында уздырыла һәм планлаштырыла торган, шул исәптән Иделне савыктыру буенча өстенлекле проект нигезендә гамәлгә ашырылучы чаралар турында сүз барды. Очрашуда катнашучылар быелның язында Октябрьск поселогы янәшәсендә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә балыкларның һәлак булуын чикләү буенча уздырылган эшнең уңай нәтиҗәсен билгеләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ГТХМ идарәсе, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары һәм битараф булмаган халык катнашында Яшел Үзән районының Займище поселогында Идел елгасында табигать саклау акциясе узган иде. Ул чакта, акциядә катнашучылар уртак тырышлык куеп, 60тан артык бәке тиште, нәтиҗәдә балыкларның һәлак булуын туктату өчен сулыкны кислород белән туендыру мөмкин булды.
Очрашу барышында шулай ук су объектларына янәшә торучы территорияләрдә булганда һәм анда ял иткәндә, барыннан элек үсеп килүче яшь буынның экологик культурасын арттыруның әһәмиятле булуына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. "Займище" су-ландшафт комплексын үстерү концепциясенә махсус игътибар юнәлтелде, хәзерге вакытта ул инициатив төркем тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән. Проект кысаларында каралучы территориядә табигый системаның үзлектән торгызылу һәм экотуризм зоналары аерып чыгарылган, шулай ук уртача рекреация басымы булган зона бүленгән, аның чикләрендә капиталь ремонт объектларын торгызу, тавышлы спорт төрләре өчен мәйданчыклар һәм башкаларын урнаштыру күздә тотылмый.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте