Әлмәттә 160 квадрат метрлы чүплек ачыкланды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән урынын ачыклады. Чүплек урынын шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогында 160 квадрат метрлы мәйданда билгеләделәр. Белгечләр, чүпнең морфологик составын өйрәнеп, хокук бозучыны ачыклады. Ул шәһәрдәге учреждениеләрнең берсендә ремонт эшләрен башкаручы подрядчы оешма булып чыкты. Әлеге факт буенча инспекторлар тарафыннан РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International