Югары Арбаш мәктәбе укучылары Кукмара районы чисталыгын саклый

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Исемсез елганың яр буе зонасында мәктәп укучылары 25 капчык чүп җыйды. Кукмара районында санитар-экологик икеайлык кысаларында соңгы өмә узды.

Балалар укытучылары белән берлектә зур эш башкарды: территорияне көнкүреш калдыкларыннан, яфраклардан һәм корыган үләннәрдән чистартты, куаклыкларны кисте, агачларның корыган ботакларын кисте. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә берничә сәгать эчендә елга яры үзгәреп калды. "Безнең як табигате бик гүзәл, без аның байлыкларын сакларга һәм арттырырга телибез һәм, әлбәттә инде, үз тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрүе рәхәт, без яхшы гына эшләп алдык", – дип бүлешә үзенең хис-кичерешләре белән 7 сыйныф укучысы Алинә.

Кукмара районында территорияләрне чистарту чаралары даими рәвештә уздырыла, мәктәп укучыларын эшкә җәлеп итү аларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International