Узган атнада «ТНВ» каналында чыгучы «Экологика» программасы журналистлары Әлмәткә барып, шәһәр һәм райондагы экологик хәлне үз күзләре белән карап кайтты. Әлмәт һәм Акташ посёлогының чистарту корылмалары, чүп чыгару, кабул итү пунктлары белән танышты.
Казан шәһәренең 159нчы юридик лицеенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Җир - туган йортыбыз” Республика фәнни-гамәли семинары булып узды.
Түбән Камада, шәһәр һәм промышленность зонасындагы атмосфера пычрануын күзәтеп торучы, күчерелмәле лаборатория барлыкка килде