Рөстәм Миңнеханов: "Тирә-як мохитны саклау өчен республика җаваплы"

2007 елның 21 феврале, чәршәмбе
 Җир байлыклары өйрәнүгә, нефть табу һәм чыгаруга 15 лицензия, каты файдалы казылмаларны табуга 52 лицензия, җир асты суларын табу өчен җир байлыклары участокларыннан файдалануга 162 лицензия бирелә.
 Премьер-министр билгеләп үткәнчә, лицензияләрне бирү эшенә акыл беләy якын килергә кирәк. Аның фикеренчә, бүгенге көндә җир байлыкларын табучыларны һәм тикшерүчеләрне артык контрольгә алмыйлар. Премьер-министр лицензияләргә дәгъва итүчеләрне хокук саклау органнары белән бергә тикшерергә тәкъдим итте.
  «Татарстанның байлыклары күп. Безнең максат - байлыкларны тагын да арттыру. Бу өлкәдә зур эшне "Татнефть" компаниясе башкара. Нефтьчеләр, экологлар һәм Татарстан Хөкүмәте бөтен көчен байлыкларыбызны арттыруга юнәлтергә тиеш", - диде ул.
  Республика халкын җир асты чыганакларыннан сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү максатыннан, Питрәч авылын һәм Минзәлә районын су белән тәэмин итү өчен җир асты сулары тикшерелә. Нурлат, Болгар, Актаныш, Чирмешән, Кама Тамагы, Мөслим, Биектау торак пунктларын су белән тәэмин итү өчен җир астындагы С1+С2 категория сулары чыганакларын файдалану ихтималы раслануга әзерләнә. Геологик ткишеренүләр республика бюджеты һәм җир байлыкларыннан файдаланучылар акчасына башкарыла.
  Татарстан Республикасында табигатьтән 40 меңнән артык сәнәгать һәм транспорт ширкәте файдалана. Алар - тирә-як мохитка зарар китерә торган оешмалар. 2006 елда ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы дәүләт инспекторлары тарафыннан 4789 тикшерү үткәрелә. 2165 ширкәтнең табигатьне саклау эше һәм 52 аеруча саклана торган табигать территориясе һәм табигать байлыкларыннан гомуми файдалануның 100 урыны тикшерелә.
 «Экология - бик җитди мәсьәлә. Соңгы елларда тирә-як мохитны саклау буенча күп эшләр башкарылды. Әмма республикада нефть эшкәртү һәм нефть химиясен җитештерү табигатькә зарар да китерә. Бу очракта җитештерү экологиягә зыян салмасын өчен, заманча технологияләрне куллану максатка ярашлы булыр иде", - диде Премьер-министр.
  Һавага зарарлы матдәләр чыгаруны киметүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә. Газларны чистарту җайланмалары сатып алына һәм файдалануга тапшырыла. Һаваны пычрату чыганакларын газ һәм тузанны суыра торган җайланмалар белән җиһазландыру эше аеруча нәтиҗә китерә торган чараларыннан берсе булып санала. 2006 елда машиналарны һәм авыл хуҗалыгы техникасын биоягулыкка күчерү эше киң җәелә. Нәтиҗәдә, узган ел һавага чыгарылган зарарлы матдәләр күләме 7,763 мең тоннага кими.
  Суларны саклау максатыннан, чистарту җиһазлары төзелә, су объектлары төзекләндерелә. Васильево бистәсендә һәм Болгар шәһәрендә чистарту җайланмаларының икенче чиратын, Яңа Чишмә район битәсендә чистарту җиһазларын, Республика балалар туберкулезга каршы диспансеры янында шундый җиһазларны һәм Менделеевск, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә канализация суларын чистарту җайланмаларын төзү төгәлләнә.
  2006 елда агулы химик матдәләрне юк итү мәсьәләсе чишелә. Республика читенә 220 тоннан пестицидлар чыгарыла. Шулай итеп, быелга 34 муниципаль район пестицидлардан тулысынча арындырыла. Җитештерү калдыкларын чыгару һәм эшкәртү буенча да чаралар күрелә. Мәсәлән, икенче чыганакларны эшкәртү буенча җиһазлар файдадануга тапшырыла, чүпне сортлауның ике линиясе эшләнә, искергән приборлар һәм җиһазлар күмелә. Татарстан читенә 273,28 мең тонна калдыклар чыгарыла. 171 оешмада агызылган суларның сыйфаты контрольгә алына. Соңгы өч елда агызыла торган суларның сыйфаты күпкә яхшыра.
 «Калдыкларны эшкәртү системасын яңадан карап чыгарга кирәк. Бу өлкәгә инвесторлар килергә тиеш. Мәсьәләне муниципалитетлар җилкәсенә салырга кирәкми", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
  Тулаем алганда, тирәлекне саклау өлкәсендә эш алып бару нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һавага чыгарылган зарарлы матдәләр күләме елга 7 мең тоннага кими, сулыкларга агызыла торган пычрак сулар күләме дә 5 процентка азая.
  2006 елда халыкта экологик культураны тәрбияләү максатыннан, "Экология һәм культура" һәм "Экологик тернәкләндерү" программалары тормышка ашырылган.
 «Узган ел республикабызның кайбер территорияләрдә, аеруча Түбән Камада табигатькә китергән зыянны киметә алдык. ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының эше бик авыр. Оешма тирә-як мохитны саклау мәсьәләләрендә республика җаваплылыгы үзәге ролен дә үти", - диде Хөкүмәт җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International